Район мәдәният хезмәткәрләре Кәрәкәс авылына семинар-киңәшмәгә җыелдылар
Бу эшлекле сөйләшү «Өлкән һәм урта буын белән эшләү алымнары» дигән темага багышланды.
Кәрәкәс мәдәният хезмәткәрләре кунакларга Әмир Вазагиев оста итеп ясаган искиткеч агач эшләнмәләрне, Мәймүнә Нәбиуллинаның сарык йоныннан эрләгән йомгакларын, бәйләгән оекбашларын күрсәттеләр. Мәдинә Солтанова клубта эшләп килүче «Күңел бизәкләре» берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды.
Кәрәкәслеләр Ватаныбыз иминлеге сагында торучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның туган якларга исән-сау кайтуларын теләп, маскировка челтәрләрен үрә. Челтәрләр үрү өчен рамны да Әмир Вазагиев ясаган. Семинар-киңәшмәдә маскировка челтәре үрүче хатын-кызлар мастер-класс үткәрделәр.
-Сәхнәдә үзешчән артистларыбыз осталыкларын күрсәттеләр. Авылда уза торган мәдәни чараларда катнашучыларыбызның барысы да Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары, килен-кияүләре, сугыш чоры балалары. Алар инде өлкән яшьтә, шулай булуга карамастан, һәр чарада минем уң кулларым. Челтәр үрергә дә йөриләр, репетицияләргә килергә дә өлгерәләр. Рәхмәт аларга. Семинарның темасы да аларның осталыгы, тырышлыгы белән ачып бирелде,-ди Кәрәкәс клубы җитәкчесе Рәмзия Зиязова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев