Район мәдәният хезмәткәрләре балалар театрлары эшчәнлеге турында сөйләштеләр
26 октябрьдә Югары Мәлем мәдәният йортында «Мәдәни-ял учреждениеләрнедә балалар театр коллективының эш методикасы» темасына район мәдәният хезмәткәрләре семинары узды.
Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин чыгыш ясады.
Югары Мәлем мәдәният йортында күп еллар «Шомбай» балалар театры эшләп килә. Аның җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Семинарда катнашучыларга алар Ләбиб Леронның «Чәпәләй белән Тәпәләй» спектаклен сәхнәләштереп күрсәтте. Фикрәт Сибгатуллин балалар театр коллективы белән эшләү үзенчәлекләре турында чыгыш ясады. Театр костюмнары һәм курчаклар күргәзмәсе дә семинарда катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.
Фотолар Югары Мәлем мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев