Поповкалылар яңа иҗат сезонын ачты
9 сентябрьдә Поповка авыл мәдәният йортында иҗат сезонын ачуга багышланган кичә булды.
Бу шушы көнне генә мәдәният йорты ишекләре ачылды дигән сүз түгел, мәдәният йорты ел буе гөрләп тора. Ә менә яңа сезонны шулай зурлап башлап җибәрү районда матур гадәткә әверелде.
Тамашачыларны мәдәният йортында эшләүче һәвәскәрләр берләшмәләре, түгәрәкләр, аларның бурычлары һәм эш графигы белән таныштырдылар.
“Тиздән балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы түгәрәкләр эше җәелдереләчәк. Авыл халкы мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләргә, кичә-чараларга актив йөрер дип уйлыйбызз. Халыкны мәдәният йортына тарту өчен эшчәнлекктә төрле алымнарны кулланачакбыз, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев