Поповка авыл клубында укытучы белән очрашу булды
Узган атнада Поповка авыл клубында, Россиядә педагоглар һәм остазлар елы кысаларында, 1нче мәктәп укытучысы Мария Латыйпова белән очрашу үтте.
Очрашуга Поповка авылында яшәүче укучылар чакырылган иде. Чара программасы мәктәп җырлары белән башланып китте.
Педагог Мария Семеновна мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар, үзенең әлеге һөнәрне сайлау тарихы турында сөйләде. Мария Латыйпова – чын мәгънәсендәге укытучы.
Укытучылык эше – иң кыен эшләрнең берсе. Минем фикеремчә, укытучы булып туарга кирәк. Бүген галим дә, ташчы да, иген итүче дә укытучы алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакар хезмәтенең нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплый. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт… Андагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, башкалар өчен яши ул укытучы.
Чарага җыелган укучылар, авыл халкы укытучыга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев