Остазлар хөрмәтләнде, яшь талантлар макталды
Музыка мәктәбендә Педагоглар һәм остазлар елына йомгак ясадылар.
Музыка мәктәбендә Педагоглар һәм остазлар елы уңаеннан концерт узды. Әлеге кичә педагогларга авыр, тынгысыз, әмма зур мактауга лаек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү өчен бер сәбәп тә иде.
«Бу истәлекле елда без педагогларның өлкән буынын — Нина Назарова, Александр Шамов, Леонид Горячев, Алсу Рәхмәтуллинаны тирән рәхмәт хисләре һәм олы хөрмәт белән искә алабыз», — ди коллектив.
Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә музыка мәктәбе Зәйнең мәдәни үзәгенә әверелде. Матур, заманча бинада урнашкан мәктәп әллә каян үзенә җәлеп итә, иң мөһиме — биредә үз эшенең осталары булган көчле коллектив эшли, аларның яртысыннан артыгы — әлеге мәктәпне тәмамлаучылар. Коллективны шулай ук әлеге мәктәптә белем алган Дина Коронова җитәкли.
Концерт караучылар арасында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыклары Эрнст Сәфәргалиев һәм Әлфия Вәлиуллина да бар иде. Разиф Галиевич чыгышында «Безнең заман» фестивалендә район башкарма комитеты һәм ГРЭС иҗади коллективларының уңышларын билгеләп үтте.
-Укытучылар һәм остазлар елына тантаналы төстә йомгак ясауны без музыка мәктәбендә башлыйбыз, ә 28 декабрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда тәмамлаячакбыз. Районыбызда шундый заманча, көчле музыка мәктәбе булу — иҗат белән янып яшәүче балалар өчен зур мөмкинлекләр ул. Коллектив көчле, районда, республикада узучы чараларда катнашып, зур уңышларга ирешә, — диде район башлыгы.
Кичәдә бүләкләүләр дә булды. Мәктәп ветераннары Алсу Рәхмәтуллина һәм Ирина Мартынова район башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бер төркем хезмәт алдынгылары район башлыгы, «Татнефть» хәйрия фонды, район башкарма комитеты Рәхмәт хатларына лаек булды.
Сәхнәдә укытучылар коллективлары — «Забава» халык уен кораллары, «Позитиff» джаз, «Квинтоль» вокаль, «Элегия» инструменталь ансамбльләре, фортепиано квартеты, аккордеончылар дуэты, думбрачылар триосы һәм «Нон-стоп» фортепиано дуэты чыгыш ясады. Концертта шулай ук чыгарылыш укучылары да катнашты, хәзерге вакытта музыка колледжлары студентлары — Азалия Рыжова (виолончель), Михаил Ялтанский (фортепиано), Адилә Әмирова (флейта), Полина Крысякова (думбра), Анна Рыжова (бәрмә уен кораллары) музыкаль күчтәнәч белән килгән иде.
Педагоглар һәм остазлар елы тәмамлануга да санаулы гына көннәр калды. Елга нәтиҗә ясап, музыка мәктәбендә чын профессионаллар, иҗади фантазиягә, эрудициягә бай булган һәм, әлбәттә, музыкага мәхәббәт берләштергән укытучылар эшли дип әйтергә була. Моңа дәлил булып Зәй музыка мәктәбен тәмамлап, төрле профессиональ музыка учреждениеләрендә белем алучы чыгарылыш укучылары тора. Бу коллективның дөрес юлда булуын күрсәтә.
Без педагогик коллективка үз традицияләрен саклавын, куелган максатларга һәм яңа иҗади уңышларга ирешүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев