Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Музыка көне яшен, картын берләштерде

Зәйнең музыка мәктәбендә Халыкара музыка һәм өлкәннәр көннәренә багышлап традицион бәйрәм чарасы үтте.

Ул «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Әлеге бәйрәм концерты музыка мәктәбендә яңа иҗат сезонын ачып җибәрү чарасы да булды.

Халыкара музыка көне ЮНЕСКО тарафыннан 1975 елның 1 октябрендә гамәлгә кертелгән. Бу көнне билгеләп үтүнең инициаторларының берсе классик композитор Дмитрий Шостакович булган. Ул бөтен дөньяда зур концерт программалары белән билгеләп үтелә.

Ә шәһәр музыка мәктәбендәге чарада укытучылар да, балалар да катнашты. Алар үз иҗат осталыкларын төрле уен коралларында башкарып күрсәттеләр, моңлы җыр дөньясына алып керделәр. Тамашачылар һәр аерым башкаручы һәм колективлар чыгышын күңел биреп карады, тыңлады.

«Мондый чара беренчедән, кешеләрдә музыкага мәхәббәт тәрбияләсә, икенчедән берничә буынны берләштереп иҗат дөньясына алып керә. Без алга таба да музыка көннәрен шулай бергәләп үткәрергә максат итеп куябыз. Барлык шәһәрдәшләребезне чакырабыз», — диде музыка мәктәбе директоры Дина Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев