Мөслимдә узган «Каз өмәсе» фестивалендә Зәй чигүчеләрен дә котладылар
Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды.
Фестиваль кысаларында «Тылсымлы энә» бәйгесе узды. Анда Зәй чигүчеләре — Имәнлебаштан Энҗе Әхмәтҗанова, Гөлнур Гәрәева, Кәрәкәстән Рәмзия Зиазова, Югары Мәлем авылыннан Разия Рамазанова эшләре белән катнаштылар. Фестивальдә аларның чиккән мендәр тышлары, сөлгеләре урын алды. Чарага барлыгы 105 эш кабул ителгән. Һәм алар арасында безнең чигүчеләр иҗаты аерылып торып, югары бәяләнде. Зәй чигүчеләре икенче, өченче урыннарны алып, Дипломнар белән бүләкләнде.
Фотолар "Мөслим-информ"нан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев