Мондый тормышны кыска дип атап булмый
26 гыйнварда 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен Владимир Высоцкийга багышланган “Мондый тормышны кыска дип атап булмый” дигән әдәби-музыкаль альянс узды.
25 гыйнварда Владимир Семенович Высоцкийга 85 яшь булыр иде. Бу көнне балалар актерның биографиясе белән якыннанрак таныша алдылар.
Китапханәче укучыларга театр иҗаты, аның кинодагы эшләре хакында сөйләде. Чара аның катнашындагы видеороликлар һәм фильмнардан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды.
Чарада Владимир Высоцкийның “Кони привередливые», Булат Окуджаваның “О Володе Высоцком” , "На Братских могилах" һәм башка җырлары яңгырады . Әлеге истәлекле датага "Поющий нерв эпохи " дигән китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә Владимир Высоцкийның иҗади портретын, дусларының истәлекләрен, журнал мәкаләләрен, фотографияләрен, аның башкаруындагы җырлар язылган пластинкаларны күрергә була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев