Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсе мәдәният йортында әфганчы егет белән очраштылар

8 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йорты фойесында «Әфганстан – йөрәк ярасы» темасына патриотик очрашу булды.

Ул Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 34 ел тулуга багышланды. Очрашуга Әфган сугышы ветераны Сергей Ентальцев чакырылган иде, ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Чара “Ивушка” фольклор ансамбле, “Хыял” вокаль-инструменталь гитаристлар ансамбле, Александр Селиверстов, Радик Әхмәтшин, Римма Антонова башкаруында мәңгегә истә калырлык патриотик җырлар белән үрелеп барды.

Тамашачылар Илсөяр Хөсәенова җитәкчелегендә 5нче мәктәп укучылары Константин Синицин һәм Дмитрий Аксаков башкаруында танылган каһарманнарга багышланган шигырьләрен тыңладылар.

Ел саен үткәрелә торган традицион очрашулар тамашачыларны сугышчы-интернационалистларның шәхси каһарманлыгы мисалында патриотик рухта тәрбияләү мөмкинлеге бирә.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев