Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Без гомер өчен!” дигән танып-белү сәгате үткәрде
Бистә халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре “Без гомер өчен” танып-белү сәгате уздырды.
Кеше сәламәтлеге – тормышта иң кыйммәтлесе. Мәдәният хезмәткәрләре бистә урамнарына чыгып, анда яшәүчеләр белән сәламәтлек, наркоманиянең зарары хакында сөйләштеләр. Яшүсмерләргә зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә куркыныч булуы турында сөйләделәр, чөнки наркомания кешенең сәламәтлеген генә түгел, әхлаклылыгын да җимерә. Һәр әңгәмәдәшкә “Без гомер өчен!” дип аталган мәгълүмати буклетлар бирделәр.
Фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев