Менделеевск һәм Зәй арасында дуслык җепләре өзелмәсен — ныгысын!
25 ноябрьдә Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортына Менделеевск районы Тойгуҗа авылының «Дөрешкәй» үзешчән халык театры спектакль белән килде.
Дүрт-Мунча халкы һәм янәшә-тирә авыллардан килгән, Зәйдән, Чаллыдан кайткан кунаклар Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» комедиясен яратып карадылар. Геройларның кичерешләрен чынбарлыктагы сыман җиткерә алган һәвәскәр артистларның искиткеч уены көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Җирле кибет сатучысы Лилия (үзебезнең Кабан-Бастрык авылы кызы — Александра Сафина) янына матур сөйләшә, үзенә генә карата торган, талантлы Илгизәр (Александрабызның ире — Тойгуҗа авылы җирле үзидарә башлыгы Рафит Сафин) исемле мәһабәт ир-ат килә. Ялгыз хатынга күп кирәкме — ир-атның игътибарлы карашы һәм күркәм мөнәсәбәте... Лилия тормышын Илгизәр белән бәйләргә әзер була, ләкин ул сөйгәненең кызының кияүгә чыгуын таләп итә. Ләйсәннең (театрның җитәкчесе, режиссеры Гөлнара Гәйфетдинова) яраткан Ризасы (Салават Хуҗин) бар инде, ул бүгеннән өйләнергә әзер. Алга таба вакыйгалар көтелмәгән борылыш ала, өлешчә Ризаның әбисе (Рәзилә Сафина) ярдәмендә. Шәфкать туташы ролен башкаручы Рәмзия Зиннатуллина да бик оста, ышандырырлык итеп уйнады. Сәхнә бизәлеше дә, артистларның уйнавы да тамашачыны әсир итеп, спектакльдә барган вакыйгалар эчендә яшәтте: сөендерде, көендерде, елмайтты да, елатты да. Комедиянең ахыры яхшылыкның явызлыкны һәрвакыт җиңүен күрсәтеп тәмамланды.
-Тамаша сокландыргыч булды, аларның килүләрен без бик көттек, без геройлар белән бергә спектакльнең сюжетын башыннан ахырына кадәр йөрәк аша кичердек: көлдек, борчылдык, әле Халыкара әниләр көне белән туры килүе безнең өчен икеләтә куаныч булды, — ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
-Искиткеч матур тамаша булды, бик матур уйнадылар барысы да, әби ролендә уйнаучыга барыбызның да исебез китте! Спектакль беткәннән соң, спектакльдәге әби киемен салып, башка кием киеп чыккач, әбиебез япь-яшь хатынга әйләнгән дә куйды! Ерак араларны якын итеп ничек 80нән үткән әби килде микән дип карап утырган идек, ул үзебезнең Урта Баграж авылының Федор һәм Екатерина Тазовлар килене, Петрның тормыш иптәше икән, шаккаттым! Бар артистлар да шулкадәр килештереп уйнадылар, алга таба да уңышлар теләп калабыз аларга, — дип авылыбызның мәдәният йорты сайтына үзенең фикерен гаҗәпләнү катыш шатлык белән язды Урта Баграж кызы, хәзер инде Дүрт-Мунча килене Тамара Петрова.
Ә Менделеевск һәм Зәй арасындагы дуслык җепләре 2022 елда бәйләнде. Дүрт-Мунча мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» спектаклен карарга «Дөрешкәй» театры килде. Чынлап та ул җепләр өзелмәде, ә коллективлар һәрдаим аралашып, сөйләшеп тора.
-Төрле җирләргә гастрольләргә йөргәндә, ә нигә туган төбәгем — Зәйгә кайтып килмәскә, дигән сорау туды. Ниһаять, без быел Дүрт-Мунча мәдәният йорты сәхнәсендә Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» спектаклен куйдык. Менә алар таныш йөзләр! Якташларым алдында каушап калмаммы, булдыра алырмынмы?! Тик авылдашларымның, туганнарымның, класташларымның якты карашлары, уңай энергетикасы, җылы алкышлары бернинди каушаусыз миңа да, башкаларга да рольләребезне уңышлы башкарып чыгарга этәргеч бирде. Шундый күңелле, истә калырлык очрашулар дәвамлы булсын, — дип сөенечен белдерде спектакльдән соң Александра.
Александра Сафина (Иванова) тумышы белән челтер чишмәләргә, калын урманнарга, киң кырларга бай булган Кабан-Бастрык авылыннан. Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлап, Казан ветеринария институтында укып, «ветеринария табибы» белгечлеге буенча диплом алгач, ире Рафитның туган ягы — Менделеевск районы Тойгуҗа авылына кайтып төпләнә алар. Төп йортта 22 ел буе Рафитның әти-әнисе белән бергә яшәп, бөтен туганнарын җыеп, хөрмәт итеп, каенатасы белән каенанасын түр башында утыртып, тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттылар. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Гомер буе күп итеп мөгезле эре терлек, кош-кортын асрап яшиләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кышкылыкка әллә ничә төрле кайнатмасын, күп төрле салатлар, помидорын, кыярын тозлап куярга да, бакча тулы, өй турында күп итеп матур чәчәкләр, өй тутырып матур гөллләр дә үстерергә өлгерәләр. Ничек барысына җитешәләрдер, әллә аларда тәүлеккә 25 сәгать микән дип уйлап куям?! Авыл җирендә өйдә бетмәс-төкәнмәс эш булуы өстенә, икесе дә җаваплы эшләрдә эшләүләренә карамастан әле театрга йөреп, эштә дә, театрда да шундый югары дәрәҗәләргә ирешкәннәр! Бар эшне дә җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшләүче, тынгысыз, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән, тырыш, уңганлыклары белән күпләрдән аерылып торучы Евдокия һәм Александр Ивановларның алты балалы ишле гаиләсендә һәр минутның кадерен белеп, вакытны дөрес бүлергә, бар эшкә дә өлгерергә кечкенәдән өйрәнеп үскән ул. Кызыклы китаплар, журналлар укып, әти-әниләре белән радиодан төрле тапшырулар, концерт, спектакльләр тыңлап үскәннәр алар.
-Нинди генә эшкә тотынсалар да әти белән әни, дәдәм Иван, энем Валентин, сеңелем Валентина гел халык җырларын көйләп, җырлап йөриләр иде, ә без, Николай дәдәм, Зина тутам, һәм мин аларга кушыла идек, — дип искә ала туган йортын Александра.
Талантлы кеше бар өлкәдә дә һәрьяклап талантлы була диләр, безнең Александрабыз әле бик матур тавышка да ия, төрле бәйрәм, кичәләрдә, клубларда, мәдәният йортларында ул халкыбыз җырларын оста итеп башкаручы да, бу сәләте аңа күбрәк әтисе ягыннан күчкәндер — әтисе Сандыр дәдәй бик матур җырлый иде, 88 яшьлек әтисенең тутасы Александра түти бәйрәмнәрдә, әле быел җәй көне үткәрелгән Кабан авылы җыенында да борынгы керәшен җыруларын көр тавыш белән моңлы итеп башкарып бөтен авылдашларны шаккаттырды. Ә 34 ел буе Түбән Биш урта мәктәбендә директор булып эшләгән әтисенең дәдәсе Иван Яковлевич Иванов үз куллары белән скрипка ясаган кеше, үзлегеннән үзе ясаган скрипкада матур итеп уйный, моңлы итеп җырлый да иде.
-Гомер буе ике авылны — туган авылым Кабан-Бастрыкны һәм яши торган авылым Тойгуҗаның табигатен, язмышын, кешеләрен чагыштырып, бер-берсенә охшатып яшәдем, — ди ул. — Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Зәй шәһәрендә, туган авылым Кабан-Бастрыкта, күрше авыл Дүрт-Мунчада, Түбән Биш, Югары Баграж, Урта Баграж авылларында туганнарым яши. Авылыма, туган ягыма бик еш кайтмасам да, авыл, район яңалыклары белән «Зәй офыклары», «Туганайлар» газеталары, Зәй яңалыклары, Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Югары Баграж авыллары мәдәният йортлары, китапханәләре сайтыннан һәрдаим танышып барам, якташларымның уңышларына сөенәм. Форсаттан файдаланып, якташларыма исәнлек-саулык, имин тормыш телим! Мине тормыш юлына озаткан авылыма мин мең рәхмәтле! Тормышта үз юлымны табарга булышкан әти-әниемә (инде алар безнең арада юк), Кабан-Бастрык сигезьеллык мәктәбе укытучыларына, Түбән Биш урта мәктәбе укытучыларына, аерып тормыйча һәммәсенә, чиксез рәхмәтләремне белдерәм! — ди Александра Александровна.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, шундый мәгънәле, тормышчан әсәрләрне драматурглар язып, ә артистларыбыз тамашачыга җиткереп торсын! Тойгуҗа авылы үзешчән халык театры артистларына һаман яңа үрләр яуларга насыйп булсын, озак еллар тамашачыларны сөендерсен, ә тамашачылар зал тутырып килеп, үзләренә гыйбрәт тә, рухи азык та алсын. Менделеевск һәм Зәй арасында дуслык җепләре өзелмәсен, ныгысын, уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев