Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Лидия Нестягина: «Елмаю ул минем яшәү рәвешем»

«УЛЫБКА» легендарь балалар бию ансамбле 45 еллыгын билгеләде. Бию коллективы башында Лидия Ивановна Нестягина тора. Шушы вакыт дәверендә аның ул ансамбльнең бердәнбер җитәкчесе. Зур юбилейларын алар «Энергетик» Мәдәният йортында уздырдылар.

Лидия Ивановна Казан кызы. Мәдәният институтының хореография бүлеген тәмамлаган. Укып чыккач башкаладагы мәдәният сараенда эшли башлый. Тик яшь гаиләнең үз тораклары булмый. Шунда дуслары  Зәйдә хореограф юк, барсагыз квартира бирәчәкләр, дип әйтеп куя. Шул сүзләрдән соң алар Зәйгә "разведкага" киләләр, бу хәлләр 1979 нчы елда була. Монда аларны бик җылы кабул итәләр, эш урыны да, фатир да бирәләр. Берничә ел яшәрбез дә кире Казанга кайтырбыз дип уйлаган сүзләрен дә оныта алар. 
Шул ук елны Лидия Ивановна "Улыбка" ансамблен оештырып җибәрә. 
"Зәйдә әле хореография сүзен белмиләр дә иде. Әниләребез безне җитәкләп биергә алып килде", - дип искә алды юбилей кичәсендә аның беренче укучылары.
 Бию түгәрәге шәһәр балаларын җыеп торучы бер мәдәният учагына әверелә. Анда кызлар гына түгел, малайлар да шөгыльләнә. Лидия Ивановна үзен "народница" дип атый, хореографлар телендә бу халык биюләрен биюче, шуларга өстенлек бирүче дигәнне аңлата. Бию куйганда аның нигезләрен сакларга кирәк, калган элементларны үзең уйлап өстисең дип сөйләде ул. Хәрәкәтләрне ул төннәрен, тынычлыкта уйлап утырырга ярата. 
"Урамда атлап барганда да башыма берәр бию килеп куя, тиз генә туктыйм да шуны биеп карыйм. Янәшәмә күз салсам миңа кешеләр төбәлеп тора. Шундый вакытлар да була",-  ди биюче көлеп. 90 елларда ул коллективын "Хоровод звезд" дип исемләнгән конкурска алып бара, анда жюри булмый, хореографлар көндәшләрен үзләре бәяләргә тиеш була. Нәтиҗәдә кәгазьгә барсы да Зәйнең "Улыбка" ансамбле дип язып куя. 45 ел эчендә коллектив белән ул Европа илләрен 3 тапкыр урап кайта, хәтта Африкага кадәр барып җитәләр. Безнең татар, рус биюләре дәртле бит алар, чит илләрдә аларны аеруча яраталар, ди ул. 45 ел эчендә ансамбль аша  меңәрләгән бала уза. Укып бетереп хореограф булып эшләүче укучылары дә шактый икән. Мисалга кичәгә килгән укучыларының берсе Алсу Хәйретдинова бүген Казан шәһәренең "Энҗекәй" татар балалар бакчасында хореография түгәреген алып бара. Россия төбәкләренә таралып, шунда эшләүче укучылары да бик күп, күбесе белән элемтәдә тора ул. 
"Улыбка" минем яшәү рәвешем, ансыз мин беркем дә түгел. Тормышта ни генә булмасын, мин аны елмаеп каршы алам, шулай җиңелрәк”, - дип уртаклашты ул. 
Ансамбльгә исемне дә ул заманында үзе уйлап тапкан.
Лидия Ивановна хореография серләренә үз балаларын да өйрәткән. Аның ике улы бер кызы бар, яшьли үлеп киткән сеңлесенең кызын да үзе янына алып тәрбияләгән ул. 
Бүген аның төркемендә 200 бала шөгыльләнә. Яшүсмерләр Лидия Ивановнаның ачык күңелле, һәрвакыт позитив, замана белән бергә атлаучы педагог булуын әйтәләр. Күптән түгел ул пенсионерлардан торган "Заиночка" исемле коллектив та тупларга җитешкән. Гомер буе бию белән шөгыльләнергә теләүче хатын-кызларның хыялын чынга ашырган.  Юбилей кичәсенә килүче укучылары, ата-аналар, хезмәттәшләре Лидия Нестягинаны чәчәкләргә күмделәр. "Улыбка" ансамбленең әле тагын күп еллар Зәй сәхнәсендә балкуын теләделәр. Шулай ук хореографка шәһәр хакимияте исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев