Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иван Чебаков – “Энергетик” Мәдәният сараеның әйдәп баручы хезмәткәре

Талантлы егет – Зәй яшьләренең «йөзек кашы». Ул рус һәм татар телләрен яхшы белә. Җырлар сайлаганда да төрле милләт халкы иҗатына зур игътибар бирә.

Иван Чебаков 1998 елның 18 октябрендә Зәй шәһәрендә туган. 2006-2015 елларда шәһәрнең 6нчы мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган вакытта ук мәдәни чараларда актив катнаша. Мәктәп һәм шәһәркүләмендә үткәрелүче чараларда алып баручы буларак чыгыш ясый. Ваня бала вакыттан ук театрга тартыла. Театр ярату аны Зәй сәнгать мәктәбенә китерә. Биредә ул Елена Петрова җитәкчелегендәге “Тамчы” театр студиясендә шөгыльләнә. “Тамчы” театр студиясе составында шәһәр һәм республика чараларында чыгыш ясый.
Иван Григорьевич Зәй политехник көллиятенә «Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү» белгечлеге буенча укырга керә. Биредә дә сәнгатьне ташламый егет. Беренче курстан башлап көллият каршында эшләүче, аның режиссеры Майя Нуждова җитәкчелегендәге “Лицей” театр студиясенә йөри башлый. Театраль чыгышларда катнаша, укуын тәмамлаган вакытта ул инде шәһәр һәм район мәдәни чараларын алып бара башлый.
- Боларның барысы да алыштыргысыз студия җитәкчесе – сценарист һәм режиссер Майя Викторовна ярдәмендә мөмкин булды, - ди Иван.
Көллияттә укыган вакытта Светлана Аблакотова җитәкчелегендәге вокаль студиягә йөрергә дә вакыт таба. Оста педагог Иван Чебаковның җырга сәләтен ача. 2018 елда Иван “Энергетик” Мәдәният сараена эшкә килә. Ул “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеменә артист-вокалист булып урнаша. Зәй сәхнәләрендә чыгыш ясый, мәдәни чаралар алып бара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Миронова оештырган “Злато” вокаль ансамблендә шөгыльләнә. Әлеге ансамбль составында район, республика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек була. Инде берничә ел рәттән эшләүче яшьләрнең «Безнең заман» ачык рес-публика телевизион иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясый. Бию, вокаль, нәфис сүз жанрлары буенча үзен уңышлы гына сынап килә.
Ул – күп кенә дипломнар иясе. 2020 елдан Иван Чебаков читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтының “Үзешчән театр коллективы режиссеры” белгечлеге буенча белем ала.

Фото шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Ваня!!! Удачи тебе в дальнейшем!!!