Югарыпәнәчелеләр Бөгелмәдә узган мөнәҗәтләр фестивалендә катнаштылар
16 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде.
Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
Бәйгене оештыручылар - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге.
Мөнәҗәтләр фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.
Фестивальнең катнашучыларын, кунакларын, оештыручыларын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырылган иде. Ярыш ике - “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинациясендә узды. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте. Фестивальгә төрле төбәкләрдән 150дән артык катнашучы килгән иде.
"Фестивальдә Зәй районыннан Югары Пәнәче мәдәният йорты катнашты. Гөлфияз Вәлиуллина һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Шәрипова матур мөнәҗәтләрен тамашачылар һәм хөкемдарлар игътибарына тәкъдим иттеләр. Хөкемдар булып мәртәбәле кунак, легендар җырчыбыз Зөһрә апа Сәхабиева булуы ямь өстенә ямь булды. Һәр мөнәҗәт башкаручыны игътибар белән тыңлап, үз бәяләрен һәм киңәшләрен бирделәр",- ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар бирелде.
"Күңелләрдә озак сакланыр әле мондый эчтәлекле һәм рухи байлыкка тиң кичәләр", - ди Илһамия Рәисовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев