Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Пәнәчедә Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр

23 февральдә Югары Пәнәче мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләп «Сез - безнең горурлык» исемле эчтәлекле кичә оештырылды.

Кичәдә  Дамирә Шәрифуллинаның Югары Пәнәче авылының "Хәтер китабы" тәкъдим ителде. Зур хезмәт куеп язылган китап турында югарыпәнәчелеләр һәм килгән кунаклар кызыксынып тыңлады.
Кичәдә  Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров катнашып чыгыш ясады.
"Илләребез тынычланыр. Сабыр булыйк. Мобилизациягә эләккән егетләребезне исән-сау туган якларда көтеп калабыз. Барлык Ватанны саклаучы һәм әфган  сугышы ветераннарына сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез. Сезнең батырлык онытылмас,"  - дип изге теләкләрен җиткерде Мөнир Хәбибуллович.

"Яшәү көндәлеге" шигырьләр җыентыгы өчен җирле язучы Хәмит Һадиуллинга һәм "Хәтер" китабы өчен Дамирә Шәрифуллинага  авыл җирлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әфган сугышында катнашкан егетләргә һәм әтисез үскән авылдашларга чәчәкләр бүләк ителде. 
-Кичәбезнең өченче өлеше ярыш тәртибендә узды. Әфганчы егетләребез һәм солдатларыбыз кызыклы биремнәрне үтәде. Өстәл бизәү, өчпочмак ясау, күлмәк төрү, галстук бәйләү, акча санау, противогаз кию, портянка бәйләү, күз бәйләп мясорубка җыю, кадак кагу, пычак-кайчы үткенләү ярышларында үз тырышлыкларын, осталыкларын күрсәтте алар. Нәфис сүз, җыр, гармун моңнары кичәбезгә үзгә ямь бирде.

Илләребез тыныч булсын, саулыкта, бәхеттә яшәргә язсын, дип, киләсе очрашуларга кадәр, саубуллаштык, - ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев