Югары Пәнәчедә мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды
24 ноябрьдә Югары Пәнәчедә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру» темасына семинары үтте.
Семинарны Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ачып, чыгышында мәдәният йорты эшчәнлегенә югары бәя бирде, киләчәктә уңышлар теләде.
«Семинар кысаларында мастер-класс та күрсәтелде. Җәйге бакчаны ямьләп куела торган аюларны Чыбыклы һәм Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре оста итеп ясап күрсәтте. Фойеда укытучылар, мәдәният йортында үткәрелгән чаралар, Зәй шәһәре тарихы һәм мәдәни мираска багышланган күргәзмәләр оештырылды», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Семинарда балалар һәм яшүсмерләр дә катнашты. Алар белән кызыклы уеннар оештырылды, башваткыч чиштеләр, рәсем ясадылар, җырлар җырлап, спектакль дә күрсәттеләр.
«Балалар рәсем ясап, иң яшь әни Гөлшат Хрипуновага, иң күп балалы әни Саодат Одинаевага, иң озак еллар мәдәният йортында эшләүче Миңнегөл Насыйбуллина һәм район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатинага, әнисе турында иң матур сөйләүче Наилә Арслановага бүләкләр тапшырдылар», — ди Илһамия Рәисовна.
«Әйдә, шаярт!, «Стендап» юмористик тапшыруларында даими катнашучы Фикрәт Сибгатуллинга балалар кызыклы сорау бирде, ә ул оста итеп җавап биреп, барысын да шаккатырды.
Чарада шәһәрдән авылга кунакка кайткан Рафаэль Искәндәровның гитарада уйнавы, китапханәче Гөлгенә Гәрәева һәм мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина сөйләгән шигырь, монологлар тамашачыны дулкынландырды, уйландырды. Балалар катнашында Чыңгыз Айтматовның «Кызыл алмалар» әсәре сәхнәләштерелде.
— Семинар бай эчтәлекле, файдалы һәм кызыклы булсын дип тырыштык. Эшебезгә, үткәргән чарабызга уңай бәя биреп, рәхмәт сүзләре ишетү- күңелгә рәхәт, — ди Илһамия Рәисовна.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев