Югары Пәнәче мәдәният йортында Яңа елга багышланган матур чара узды
Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды.
Һәр концерт номеры үзенчәлекле, халык күңеленә ошарлык иде.
Тамашаны авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров матур котлау сүзләре белән ачты. Мобилизация буенча чакырылган Пәнәче егетләренә Нурсинә апа Әхмәтҗанова гаиләсе кыйммәтле бүләкләрен изге теләкләр белән тапшырды.
"Озак еллар мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Дамира Газиз кызын да җылы, якты сүзләр белән искә алдык", - ди мәдәният хезмәткәреИлһамияГарифуллина.
Сценария лотерея билетлары белән концерт номерларын аралаштырып үткәрүдән гыйбарәт иде. Тамашачы кызыклы уеннарда да катнашты, төрле биремнәр дә үтәде.
Сәхнәдән яңгыраган матур җырлар, нәфис сүзләр, кызыклы скетчлар һәр кеше күңеленә үтеп керде: көлдерде, уйландырды.
Җырчылар Миләүшә Шәрипова,
Кәрим Шакиров, Рәмзия апа Исмәгыйлова, Гөлшат апа Михайлова тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итеп бәйрәм чарасын нурга күмде.
Илдус абый Хөсәенов һәм Гөлшат апа Михайлова шигырьләре күңел кылларын тибрәтте.
Тамашада кызыклы скетчлар халыкны елмайтты да, көлдерде дә. Оста артистларыбыз Гөлия Шакирова, Эльмира Шакирова, Рәмзия апа Исмәгыйлова, Гөлшат апа Михайлова, Илһамия Гарифуллина, Мәрьям Гарифуллиналар катнашкан һәр театраль күренеш зур алкышларга күмелде.
Сәхнәдә гармун моңнары да яңгырады. Хатыйб абый Шакиров Хатиб уйнаган көйләргә олысы - кечесе рәхәтләнеп биеде.
"Бәйрәм тамашасында төрле номинацияләргә бүләкләр тапшырылды. "Яңа елга Матур бизәлеш", "Куян елында туучылар"га матур бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук спонсорларыбызга, мобилизац ияләнгән егетләребезгә дә бүләкләр бирелде", - ди Илһамия Рәисовна.
Кыш бабайлар, Кар кызлары, Куяннар бәйрәм тамашасын ямьләде.
"Гороскоп буенча куян елы нинди булыр?"," "Алфавит буенча котла" уеннарын тамашачы яратып уйнады. Куян елында туучылар зур кишерләр һәм куян дипломнары белән бүләкләнделәр.
Мөмкинлеге чикләнгән, рәсем ясауга оста авылдашыбыз Зилә Шараеваега Рузилә Гатина рәсем кибетеннән сертификатлар тапшырды. Зилә дә бүләкләр өчен авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бәйрәм чарасы нурлы, җылы, эчтәлекле булды. Матур көйләр күңелләрне иркәләде. Музыка өчен җаваплы Камил Шәрипов бәйрәм чарасын сихри моңга күмде.
"Лотерея билетлары сатучы Нурсинә апа Әхмәтҗановага, мәдәният йортыбызга гирлянда бүләк итүче Мөнир абый Туктаровка да зур рәхмәт белдерәбез.
Бәйрәм чарасында Рәхмәт җиткерүче авылдашларыбыз булуы эшебезнең нәтиҗәсе булды. Мондый очрашулар, бәйрәм чаралары күңелләрдә озак сакланыр", - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев