Югары Пәнәче мәдәният йортында балавыздан шәм ясарга өйрәттеләр
Югары Пәнәче мәдәният йортында «Балавыздан шәмнәр» дигән мавыктыргыч мастер-класс узды.
Балавыздан ясалган шәмнәр тигез яна, төтенләми һәм хуш ис чыгара. Аның парлары бөтенләй зарарсыз, ә бераз эфир майлары кушсаң, алар файдалы
«Мастер-класста катнашучыларга үз куллары белән уникаль шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Остазыбыз — Чаллы шәһәреннән Гүзәл Габдуллина шәм технологиясе һәм җитештерү ысуллары турында сөйләде. Шәмнәрне ничек ясарга, бизәргә һәм куллану үзенчәлекләрен дә аңлатып үтте. Балавыз нәрсә ул, каян килгәнен, бал кортлары турында да кызыклы мәгълүмат бирде», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Мастер-классны китапханәче Гөлгенә Гәрәева оештырды. Ә эшләү өчен барлык материалларны Гүзәл Габдуллина алып килгән иде. Әлеге мавыктыргыч һәм кызыклы чарада балалар, әниләр һәм маскировка челтәрләре үрүче апалар да бик теләп катнашты.
«Үз кулларың белән ясалган шәмнәр йортка нур бирә, хуш ис тарата. Көзге кичләрне ямьләп, файдалы мастер-класс өчен Гүзәл ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Матур дөньяларда матурлык өләшеп яшик. Тагын очрашулар насыйп булсын дип, рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр җиткереп таралыштык», — ди Илһамия Рәисовна.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев