Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Мәлемдә нәфис сүз осталарын барладылар

Югары Мәлем мәдәният йортында «Авыл карлыгачлары» шигырь укучылар конкурсы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан үткәрелә.

Бәйге традициягә әверелеп, дүртенче ел рәттән оештырылды. Әлеге проектны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина башлап җибәргән иде. 

Авыл мәдәният йортында «Шомбай» балалар театры эшли. Театрга йөрүче балалар белән режиссер Фикрәт Сибгатуллин сәнгатьле сөйләмне үстерү, шигърияткә мәхәббәт уяту буенча зур эш алып бара.

Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап, урын билгеләү җиңел булмады.

«Балаларның шагыйрьләребезнең әсәрләрен югары осталыкта, күңелләргә үтеп керердәй итеп сөйләве берәүне дә битараф калдырмады», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Сибгатуллина.

Бәйгенең гран-при иясе дип Зәйнәп Шәфигуллина игълан ителде.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев