Югары Мәлемдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачтылар
Бүген Югары Мәлем авылы мәдәният йорты гөрләп торды.
Биредә башлангыч сыйныфлар һәм укытучылары авыл халкы өчен бәйрәм ясадылар.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачып җибәрү уңаеннан театральләштерелгән "Аулак өй" тамашасы күрсәтелде. Балалар халкыбызның җырларын, биюләрен, уеннарын бик оста башкардылар.
“Татар халкының мәдәни мирасын яшь буынга җиткерүдә мондый чаралар зур әһәмияткә ия. Әлеге юнәлештә даими эш алып барган укытучылар Гүзәлия Батьковага һәм Роза Габдрахмановага барлык тамашачылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - ди Югары Мәлем мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Сибгатуллина.
Фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев