Иске Зәйдә иҗат сезонын яптылар
29 майда район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта иҗат сезонын ябуга багышланган кичә үтте.
Ул “Безнең белән бергә җырлагыз” дип аталды. Кичәдә “Җиләк” фольклор, “Сөмбелә” вокаль ансамбльләре, “Каенкай” балалар фольклор коллективы, “Акварель”, “Импульс” бию төркемнәре, җырчы Айзилә Бәдретдинова чыгыш ясады.
Тамашачылар игътибарына яңа һәм элекке яратып өлгергән җырлар тәкъдим ителде. Һәр номер иҗади яктан уйланылган иде. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Ахырда иҗат коллективларында шөгыльләнүче балалар шоколадлар, ә өлкәннәр призлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев