Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Имәнлебашлылар спектакль куярга оста

Районда авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы бара.

Имәнлебашлылар да фестивальгә кушылып, Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Авыл. Дубль 2» исемле әсәрен сәхнәләштерделәр.

...Кайчандыр гөрләп торган авыл бүгенге көндә яшьләрсез, балалар бакчасыз, мәктәпсез, кыскасы, ятим калган. Бары кайчандыр авылның киләчәгенә өмет итеп гаилә корып калганнар яшәп ята. Аларның иң яше дә инде 50дән узган. Бары авыл рухы, романтикасына гашыйк кешеләр генә авылның төп асылын тәшкил итә. Авылны яшәтү һәм яшәртү өчен нишләргә, дигән сорау белән башланып киткән иртә авыл кешеләрен шактый гына кызыклы вакыйгаларның шаһиты итә. Ниләр булыр икән, авылның язмышы ничек хәл ителер? Тамашачы спектакльдә катнашучы геройлар белән хыялый дөньяга кереп, әлеге сорауларга җавап табарга тырыша.

— Спектакльдә уйнаган үзешчән артистларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Алар клубка маскировка челтәре үрергә дә йөриләр, салкын-буран димичә, репетицияләргә дә йөрделәр. Барысына да җитешәләр, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Рольләрне Диләрә Сафиуллина (Халисә әби), Гөлфия Идрисова (Наилә әби), Гөлзирә Хөснетдинова (Фәридә), Гүзәлия Вәлиева (Илсөяр), Илгизә Сафиуллина (Рузинә), Энҗе Әхмәтҗанова (Ралинә) зур осталык белән башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев