Имәнлебаш яшьләре концерт куйды
Имәнлебаш авылы мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең «Эх, яшьлек, алсу таң, мәңге шулай яшь булсаң!” дип исемләнгән традицион концерты узды.
Яшьлек — өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр — яңа идеяләр генераторы. Авыл мәдәният йорты көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды.
Имәнлебашта ел саен авыл яшьләре көче белән концерт әзерләнә. Быелгы программалары да иң шәп чыгышлардан, бик матур жыр-биюләрдән, кызыклы юмористик номерлардан төзелгән иде. Сәхнә дә зәвыклы итеп бизәлгән.
“Концертны авыл халкы бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар телибез”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев