Иҗатка беркайчан да соң түгел
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Эркин Пулатовның «Төсле палитра» дип аталган шәхси картиналар күргәзмәсе эшли.
Кешедә талант булса, ул барыбер бер ургып чыга: Эркин белән дә шулай булган. Ул моннан унбиш ел элек — 41 яшендә генә картиналар иҗат итәргә керешә.
«Балачагымда да, соңрак та мин рәсем ясау белән мавыкмадым. Ә менә 2009 елда Санкт-Петербург шәһәренә барып экскурсиядә йөргәндә, Рус музеена кердем һәм биредәге дөньякүләмендә танылган рәссамнарның шедеврлары мине әсир итте, ничектер бөтен күңелемне илһам дулкыны биләп алды, ирексездән кулыма карандаш, буяу, пумалалар алып, табигать күренешләрен ясау теләге туды. Зәйгә кайткач та шушы илһам дулкынында рәсемнәр ясый башладым», — дип сөйли ул, үзенең сәнгатькә тартылу мизгелләрен искә алып.
Зәйлеләр исә аның беренче эшләрен туган як тарихын өйрәнү, музеенда оештырылган һәвәскәр рәссамнарның «Осталыкны үзләштереп» дип исемләнгән күргәзмәдә күреп сокландылар.
Ә үзәк китапханәдә оештырылган шәхси күргәзмәдә аның майлы буяулар белән эшләнгән табигать күренешләре, авыл, диңгез, тарихи-архитектура үрнәкләре чагылдырылган картиналары, портретлар урын алган.
Эркин Пулатов төрле темаларга иҗат итүе белән ур-таклашып, ничек портретлар ясауга алынуы белән дә уртаклашты.
— 2005 елда Мәскәүдә Арбатта үземнең яраткан җырчым Виктор Цойның портретын күрдем. Һәм минем аның портретын ясап карау теләге туды. Без рәсем сәнгатенә кызым белән икәүләп кереп киттек, чөнки ул шәһәрнең рәсем ясау түгәрәгенә йөри башлады. Беркадәр рәсем ясау кагыйдәләре, рәссамлык эше техникасына мин әле аннан да өйрәндем. Башта портретларны карандаш белән ясап карадым, аннан соң акрил буяуларга, ә инде соңрак майлы буяуларга керешеп эшли башладым. Өйрәнгәндә, әлбәттә, җиңел булмады. Ул чорда әле интернет мәгълүматларга бай түгел иде, мин сәнгать темасына китапханәдән китаплар алып укып, рәсем ясау осталыгын арттырдым. Иң беренче итеп кызымның портретын ясадым. Шулай әти-әниләр порт-ретлары да әзерләнде. Инде берникадәр шомаргач, Виктор Цойны да ясадым. Хәзер ул эшем Казанда социаль көнкүреш музеенда саклана, — ди рәссам.
Башта Эркин Пулатов билгеле сәнгать әсәрләрен күчереп ясый, бу аны рәссамлык эшчәнлегендә шомарта. Ә инде соңгы елларда ул үз картиналарын иҗат итә.
Аның укытучысы Антонина Чекашова да Эркинның мәктәп елларын искә алып, иҗат итүгә сәләтле булуын ассызыклады. Бүген ул «Газпром Трансгаз Казань» оешмасында электромеханик булып эшли. Алар агач эшкәртеп сәнгать әсәрләре иҗат итүче скульптор Равил Әхәтов белән дә дустанә мөнәсәбәттә, киңәшләшеп иҗат итәләр.
Эркин Пулатовның картиналар күргәзмәсе үзәк китапханәдә 29 октябрьгә кадәр дәвам итә. Сәнгать дөньясына чумарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев