Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яшь рәссамнар табигать кочагына чыктылар

Зәйнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар өчен саф һавада пленэр уздырдылар.

Француз теленнән тәрҗемә иткәндә ул "ачык һавада" дигәнне аңлата. Мәктәпнең 2 нче сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен дәресне өстәмә белем бирү педагогы Ксения Жижикина оештырды. Пленэр Кармалка ял паркында узды. Укытучы белдерүенчә, каникуллар башлану белән шулай саф һавага чыгып рәсем ясау, сәнгать мәктәбенең матур традициясе булып тора.

"Җәй көне табигатьтәге төсләр үзенең бай булуы белән аерылып тора. Балалар шуларны күрергә өйрәнәләр, аларның фантазиясе яхшырак эшли башлый" - ди педагог.

Ахырдан педагог укучыларын аквагрим белән сөендерде. Ул аларның йөзләренә махсус буяулар белән рәсемнәр ясады. Соңыннан алар бргәләшеп пикник оештырдылар. Плэнэр белән балалар уку елын тәмамлыйлар. Яңа уку елы көз көне башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев