Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якты Күлдә нардуганнар йөргән

Раштуадан соң Нардуган бәйрәме башланып китә. Бу дини бәйрәм түгел, ул керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан ук сакланып калган. Ул 18 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә яшьләр уеннар уйныйлар, кич утыралар, йөзек салалар, парлар табышалар. Шулай ук гармун уйнап, өй саен кереп йөриләр. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый да диләр, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан да йөриләр.

Зәй районының Якты Күл авылында да нардуганнар йөргән. Бу хакта безгә әлеге авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова хәбәр итте. Нардуганчылар, өйдән-өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр. Җырлар җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев