Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якты Күлдә Май чабуны бәйрәм иттеләр

25 февральдә Якты Күл авылында Май чабу бәйрәме уздырылды.

 Бәйрәмгә җыелган халыкны  мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бай программа көтә иде. Алар «Эх, Май чабу» театральләштерелгән уен тамашасын күрсәттеләр. Әкият геройлары барлык авыл халкын конкурс-уен программасында катнашырга чакырды. Уеннар,  дәртле халык җырлары тамашачыларның күңелен күтәрде.
"Күңелле әйлән-бәйлән, халык уеннары   барысы күңеленә дә хуш килде,  ә чара ахырында ут белән бергә бөтен начар нәрсәләр юкка чыксын өчен карачкы яндырылды", - ди Якты Күл авылы мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова. 
Бәйрәмгә килүчеләрне  кайнар коймак һәм  чәй белән сыйладылар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев