Геннадий Максимов: “Моңнар булып кайтсын җырларым”
Бүген якташыбыз, композитор-музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимовның туган көне.
Китсәм сагынам, кайтсам назлыйм,
Зәй буе әремнәрен.
Әрсез диеп әремнәргә,
Нахакка бәрелгәнмен.
Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга-моңга бай кеше генә яза аладыр.
Геннадий Григорьевич 1955 елның 25 гыйнварында Федоровка авылында туган. Башта туган авылындагы урта мәктәптә укый, 1972 елда Сарман урта һәм музыка мәктәпләрен тәмамлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлап, радиофизика һәм электрончы белгечлекләрен алып чыга. Музыканы синтезлау буенча тәҗрибәләр үткәрә, электробаянны яңарту-модернизацияләү буенча кызыклы гына хезмәтләре бар. Республика культура-агарту училищесы базасында махсус курслар үтеп, сәнгать җитәкчесе һәм аккомпаниатор белгечлегенә ия була. Төрле елларда республикабызның мәгариф хезмәткәрләре клубында ветераннар хоры белән җитәкчелек итә, Казанның музыка мәктәпләрендә баянчы булып эшли, дәресләр алып бара. 1975 елдан башлап композиторлык
хезмәте белән шөгыльләнә башлый. Озак еллар буе профессионал музыкантлар, шагыйрьләр һәм җырчылар белән тыгыз бәйләнештә тора. Профессионал сәхнәдә Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Георгий Ибушев, Мирсәет Сөнгатуллин, Галина Казанцева, Лена Бичарина кебек күренекле артистлар белән чыгышлар ясый. Композиторның «Зәй гүзәле» (Г. Музафина сүз.), «Туган илем Татарстан» (Г. Рәхим сүз.), «Әткәемнең якты карашы» (Р. Вәлиева сүз.), «Халкым гүзәле» (М. Разов сүз.), «Моңлану» (Г. Максимов сүз.), «Әнкәемнең туган ягында» (И. Юзеев сүз.), «Уйларым ак челтәр» (Г. Зәйнәшева сүз.), «Мин сине эзлим» (Ш. Галиев сүз.), «Килерсең әле, килерсең» (Н. Гайсин сүз.) һәм башка бик күп җырларын югарыда санап үтелгән һәм тагын башка җырчыларыбыз үзләренең репертуарларына керттеләр. Геннадий Максимовның җырлары аудиокассеталарда да дөнья күрде. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә аның дистәдән артык язмалары саклана. 1996 елда композиторның «Тургайлы тугайларым» исемле җыентыгы нәшер ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев