Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Энергетик” Мәдәният сарае “Пушкин картасы” проектын уңышлы тормышка ашыра

16 февральдә “Энергетик” Мәдәният сараенда “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Минем Ватаным – минем Россия” темасына патриотик концерт программасы куелды.

Концертта илебез тынычлыгын саклаучы егетләргә дан җырланды. Солдат батыр була,- дибез. Илебез халкына төрле авырлыклар, сугыш афәтләре күрергә, аны кичерергә туры килә. Батыр егетләр бүгенге көндә дә бар. Алар Ватаныбыз алдында изге бурычларын үтәп армия сафларында хезмәт итә.
Укучыларга Мәдәният сараеның “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме, “Улыбка”, “Магия” бию ансамбльләре үзләренең иң матур номерларын бүләк итте.

Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев