Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Дүрт-Мунчада урам фестивале узды

Чараны Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Куш-Елга, Кадер авыллары китапханәчеләре бергәләп оештырдылар.

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивале уздыра. Фестиваль районда  - Батырлык һәм бердәмлек, Россиядә Гаилә елына багышланган.

27 августта фестиваль кысаларында Дүрт-Мунчада кызыклы чара узды. Чараны Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Куш-Елга, Кадер авыллары китапханәчеләре бергәләп оештырдылар.

 Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, халыкның яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала.  Фестиваль кысаларында тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән гореф-гадәтләр дә — шундыйлардан.  

Китапханәчеләр авыл мәдәният йортлары һәм китап укучылары белән төрле темаларга чаралар әзерләгән иде. “Гаилә – традицияләрне саклаучы учак” сәхнәләштерелгән күренеше, “Туган якка мәхәббәт” флешмобы, “Минем Ватаным- минем гаиләм” шигъри марафоны, Мин гаиләмне яратам” фотозонасы, иҗади эшләр күргәзмәсе, киемнәр модасы  беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев