Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Бура-Киртә балалары Искечә Яңа ел тарихы белән танышты

Искечә Яңа ел көнне Бура-Киртә китапханәсендә балалар өчен “Әкиятләрдән яраткан геройларыбыз” район фестивале-бәйгесе кысаларында чара үткәрелде.

Аны китапханәче Альбина Мөхәммәтшина оештырды. Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу - күптәнге гадәтләрнең берсе. Әмма күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында белми дә. Шуңа күрә балалар чара барышында Искечә Яңа ел ни өчен үткәрелә, кайчаннан, дигән сорауларга җавап эзләп, аны матур итеп аңлатып бирә алдылар. Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, куяннар, бүре, Шүрәле дә килде. Алар белән төрле уеннар оештырдылар.

Чарада район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батршина, үзәк китапханәдән методистлар да катнашты. Балалар аларга үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.

“Бик матур тамаша булды. Без – өлкәннәр дә чара барышында кечкенә чагыбызга кайтып, әкиятләр дөньясына чумдык. Өйдә укырга китаплар алып, яхшы кәеф белән таралыштык”, - ди Җәннәт Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев