Бигеш үзешчәннәре «Ике болыт» спектаклен сәхнәләштерде
Спектакль районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан узучы «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында әзерләнде.
Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» драмасы хәзерге тормыштан алып язылган. Әсәрдә төп тема итеп ата-ана һәм балалар проблемасы күтәрелә.
Авылда яшәүче карт карчык белән бабай олыгайган көннәрендә ялгыз калалар. Алар авылдан китәргә теләмәсәләр дә, мәҗбүриләп диярлек шәһәргә алып китәләр, әмма бер-берсеннән аерылырга туры килә. Чөнки балаларының ике карт кешене икесен бергә карыйсылары килми. Иң аянычлысы — авылдагы йортларын рөхсәтсез саталар...
Рольләрне Фәнис Нуретдинов (авыл карты), Миннегөл Насыйбуллина (Гөләндәм), Нурсинә Хәйруллина (Фәрдия), Ләйлә Мөхәммәтханова (Рәфисә), Рамилә Биктимерова (Хәят) күңелләре аша үткәреп осталык белән башкардылар. Тавыш операторы Айгөл Маликова музыкаларны дөрес сайлап, спектакльне уңышлы куеп чыгуда тырышлыгын куйды.
«Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигән сүз дә. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты үзешчән артистларыбыз. Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән артистларыбызга, сәхнә артында булышучы кызларга, спектакльне карарга килгән авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев