Безнең Дилияр кабат юмор осталыгын күрсәтә
«ВКонтакте» социаль челтәрендә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төркеме кызыклы хәбәр белән бүлеште.
10 нчы сентябрьдә Казанның Чулпан концертлар залында «Әйдә, ШаяРТ» татар лигасының 5 нче сезоны ачылышы узган. Әлеге чарада чирек финалга узган иң шәп командаларның исеме билгеле булган. Әлеге җиңүчеләр арасында безнең Зәй егете чыгыш ясый торган «Дилүс улы» командасы булуы зур горурлык!
“Көчле бәйгедә 15 команда тамашачысына кызу җәй айларында иҗат иткән өр-яңа чыгышларын тәкъдим итте. Чыгышларны исә эстрада артистлары Фәрит Таишев, Лилия Хайруллина, юмор остасы Данир Сабиров, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров һәм «Әйдә, ШаяРТ» проектының җитәкчесе Рамил Агдеев бәяләделәр.
«Дилүс улы» командасы, гадәттәгечә, берүзе шундый югары дәрәҗәдәге чыгыш күрсәтүе белән жюриларны һәм килгән тамашачыларны таң калдырды.
«Дилиярның берүзендә булган энергетикасы да бөтен залга җитәрлек», - дип ассызыклады җырчы Лилия Хәйруллина.
«Әйдә, ШаяРТ» татар лигасының һәр уенында бәя бирүче телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров исә Дилиярның бер чыгышы эчендә ничә төрле шаяртулар, мәзәкләр куллануына шаккатты: «Дилиярның чыгышында нәрсә миңа бик ошый - ул 30 секунд эчендә әллә ничә төрле мәзәк әйтеп өлгерә һәм шуның белән залны да «тонус»та тота.»
«Мин бик канәгать. Дистанцион уку булуга карамастан, бик күп студентлар җан атарга килде, һәр мәзәкне бик җылы кабул иттеләр. Аларның көч биреп торулары, тамашачы мәхәббәте миңа бик ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле», - дип җиңүенең серләре белән бүлеште Дилияр.” дип язалар милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төркемендә.
Якташыбыз Дилиярны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗатында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев