Бер җылы сүз җитә кешегә
Бура-Киртә авылы мәдәният йортында Мәҗит Шамхаловның «Килен һәм кайнана» спектакле Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күрсәтелде.
Ә 8 Март бәйрәменә мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм күрсәтүче, гуманитар ярдәм җибәрү өчен токмач кисүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров катнашып, хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, игелекле эшкә кушылучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде.
-Без чәй табыны артында яшь чакларны искә төшереп, үзебезнең осталыкларны күрсәтеп матур итеп ял иттек. Кешегә бит бер җылы сүз җитә. Кичәне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, - ди Җәннәт Гарифуллина.
Фото авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев