Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Бер еладык, бер көлдек... – “Нәзер” спектаклен карагач

Узган шимбәдә Кадер авылы мәдәният йортына кадерлеләр генә түгел, ә күрше-тирә авыллардан да халык агылды.

Чөнки Югары Мәлемнең "Балкыш" халык театры Туфан Миңнуллинның "Нәзер" моңсу комедиясен куйды.

-Без бу спектакльнең безнең җирлектә куелуын көтеп алдык. Елатты да, уйландырды да тамаша. Тирә-якта снарядлар шартлаганда, ике егет нәзер әйтә – шушы сугыш мәһшәреннән исән-сау кайта алсак, бер атнага хатыннарны алмашып торыр идек, диләр... Һәм инде алга таба вакыйгаларның чишелешен бик кызыксынып, тетрәнеп карадык. Барлык тамашачы спектакль геройлары тормышына чумды. Авыл халкы сәхнәгә төбәлеп бер шаулап көлеп алса, күп тә үтми күзләрдә яшьләр дә җемелдәде... Ике гаилә – ирле-хатынлы Сибгатуллиннар һәм Насыйровлар үз рольләрен шул кадәр оста башкардылар, искиткеч! Бик зур рәхмәт аларга, сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез. Алда әле тагын да мәдәният йортыбызда очрашырбыз дип ышанып калабыз, - ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

Фотолар Кадер авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев