Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Балалар этномәдәни фестивальдә

Бу көннәрдә Менделеевск шәһәрендә «Безнең йорт — Татарстан» («Наш дом — Татарстан») республикакүләмендәге этномәдәни фестивальнең төбәк туры үтте.

«Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максатын күздә тотып уздырыла. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырыла. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятенең чагылыш табуына өстенлек бирелә.

Быел Зәйдән әлеге фестивальдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас», «Азаль» вокаль-хореография ансамбльләре катнаша.

«Без фестиваль өчен репертуарыбыздагы татар халык җырларын алдык, алар милли биюләр белән тулыландырылылды», — ди Әлфия Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев