Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авылларда тормыш гөрләсен

Район халкы өчен узып баручы 2022 ел истәлекле вакыйгалар белән тарихта кала.

Яңа елга аяк басарга берничә көн кала районда берьюлы 5 мөһим социаль объект – Куш-Елга авылында күпфункцияле үзәк, Югары Мәлем авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты һәм Гүлкин, Урсай, Яңа Спас авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Социаль объектларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, авыллар халкы катнашты.

Өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Гүлкин, Яңа Спас авылларында фельдшер-акушерлык пункты – Татарстан халкына беренчел медицина ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру программасы, Урсай авылында “Татнефть” АҖнең авыл җирлегендә «Сәламәтлек сак-лау» юнәлеше буенча фельд-шер-акушерлык пунктларын төзекләндерү буенча грантлар конкурсы кысаларында төзелде.


Авылда ФАП булу халыкка янәшәдә табиб барлыгына ышаныч бирә. Ә үз авылыңдагы фельдшер гаиләңне, аларның проблемаларын белә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Әлеге авыллар халкының олысы-кечесе бу вакыйганы сөенеп кабул итте һәм ачылу тантанасына да кеше күп җыелды. Авылларда иртәдән җыр-моң яңгырады.

-Районда бик күп эшләр эшләнә. Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра. Әлеге фельдшер-акушерлык пункты сезгә озак еллар хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын, – диде район башлыгы чыгыш ясап.
Яңа ФАПлар тулысынча яңа заманча кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
«Биредә халыкка сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә якты һәм уңайлы кабинетларда эшләү – бик уңайлы», - дип кичерешләре белән уртаклашты Яңа Спас авылы фельдшеры Ирина Фадеева.

Мәдәният йорты – авылның йөзек кашы ул
28 декабрьдә Куш-Елга тарихына да алтын хәрефләр белән язылып калырлык вакыйга булды - авылда күпфункцияле үзәк ачылды.

Клуб 100 урынга исәпләнгән. Ул республика программасы буенча төзелде.

Район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мәдәният министрының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Виктория Самсонова, килгән кунаклар кушелгалыларның шатлыгын уртаклаштылар.

“Кыска вакыт эчендә яңа бина сафка басты. Президентыбызга зур рәхмәт. Бинаның ишекләре ябылмасын, авылда балалар тавышы күбрәк яңгырасын“, – диде Разиф Кәримов.

Кушелгалылар авылда барган төзелешләр, үзгәрешләр өчен җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Безнең авылыбызга матур карашыгыз өчен, шушындый бина бүләк иткән өчен зур рәхмәт. Бөтен уңайлылыкларыбыз бар, эшләргә дә эшләргә“, – ди алар.

Югары Мәлем авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте грантын оту нәтиҗәсендә башкарылды.

– Бинага күптән ремонт кирәк иде. Төзекләндерү барышында мәдәният йортында эчке бизәлеш буенча эшләр башкарылды, җылылык һәм электр үткәргечләр системасы, түбә алыштырылды, фасад тышланып җылытылды, тамаша залы ремонтланды, сәхнә костюмнары тектерелде һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Форсаттан файдаланып, нефтьчеләргә, район җитәкчелегенә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт, - ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Югары Мәлем авылы халкы мәдәнияткә тартыла. Авылда төрледән төрле кабатланмас кызыклы чаралар оештырыла. Балалар белән дә зур эш алып баралар. Үзләрен төрле конкурс-бәйгеләрдә сыныйлар. Авыл клубы халыкка озак еллар хезмәт итсен, биредә мәдәни тормыш гөрләп торсын.

Клара Ермолаева, Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев