Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыл мәдәният йортларында ватанпәрвәр хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котладылар

Без көчле һәм бердәм халык! Халкыбыз тынычлыкка һәм татулыкка омтылып яши.

Илебезнең имин киләчәген кайгыртып, Россия кабат “гаделлек кылычын “ күтәрде, батыр улларын һәм кызларын дәүләтнең иреген һәм бәйсезлеген якларга өндәп чыкты. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз беренче көннәрдән үк район җитәкчелеге игьтибарында. Мобилизацияләнгән һәр гаилә һәм аларның туганнары белән шәхси эш алып барыла, кайнар линияләр эшли. Ул эре предприятие җитәкчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм, гомумән, башкаларның язмышына битараф булмаган һәркемне берләштерә.
Ярдәм итү акциясен бөтен район күтәреп алды. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Кемдер әйберләтә, кайсысы акчалата ярдәм күрсәтте. Йон оекбаш-бияләйләр бәйләү, сетка үрү, шәмнәр ясау, токмач кисүләр оештырылды.

Мирный бистәсе, район мәдәният йортларында әлеге изге гамәлләр башкаручы райондашларыбызны хөрмәтләү тантаналары узды.

“Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Карман һәм Зәйнең Карамалы бистәсендә изге гамәлләр кылып яшәүче хатын-кызларны хөрмәтләү тантаналарында чыгыш ясады.
Карман һәм Карамалы авылы мәдәният йортларында алма төшәрлек урын да калмаган. Авылның иң актив волонтерлары җыелган. “Ярдәм ит” акциясендә авылның биш дистәгә якын абый-апалары үзләреннән зур өлеш керткән. Алар йон оекбашлар бәйләгән, маскировкалау сеткалары үргән, шәмнәр ясаган, токмач кискән. Бу эшкә әлбәттә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр башлап йөргән дисәк тә, ялгыш булмастыр. Әлеге эш ике мәдәният йортында да дәвам итә. Махсус урынга беркетелгән маскировкалау челтәрләре артистлар чыгыш ясаган сәхнәдә дә бар иде. “Адымнар” татар мәдәнияте клубы чыгышының нәкъ уртасында Карман мәдәният йорты директоры Рамилә Мөхәсимова белән иң актив волонтер Альфред Шәйхелисламов изге эшләрдә катнашкан апаларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде, аларның изге гамәлләре өчен зур рәхмәтләрен җиткереп, лалә чәчәкләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

-Барлык апаларыбызга, иганәчеләргә сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләп, изге гамәлләре өчен ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез! Ә инде хәрби операцияда катнашучы егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, - диде ул.

“Адымнар” башкарган дәртле җырлар, сәхнәләштерелгән тамашалар карманлылар күңеленә хуш килде. Җырчылар, нәфис сүз осталарының чыгышын карманлылар көчле алкышларга күмде.
Зәйнең Карамалы бистәсе клубы мөдире Илсөяр Хәлиуллинаның авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торуы, клуб тутырып халык җыелуыннан ук күрергә була. Клубка бистәдә яшәүче бөтен халык җыелып килгән диярсең. Концертта урын җитмичә, басып караучылар да бихисап иде.  Бистәдә яшәүче апа-абыйлар клуб мөдире Илсөяр Хәлиуллина җитәкчелегендә “Ярдәм ит” акциясенә кушылган. Алар егетләр өчен әйберләтә дә ярдәм итә, сетка үрүдә дә актив катнаша. Карамалы бистәсе халкы концертны яратып карады. “Адымнар” татар мәдәнияте клубы артистларының һәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Хәтта, концерт тәмамлангач та таралырга ашыкмады, бәйрәм тамашасыннан алган хисләре белән бер-берсе белән бүлеште, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кичә ахырында клуб мөдире Илсөяр Хәлиуллина мобилизацияләнгән егетләрнең әнисенә һәм тормыш иптәшенә, авылның ак әбисе, хезмәт ветераны Миңсурый Миннекәевага бәйрәм бүләкләре тапшырып, акциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Карамалы бистәсенең клубы иске генә бинага урнашкан булса да, анда башкарылган хезмәтләргә ис китәрлек. Артистлар өчен чишенү, клуб мөдире бүлмәсе ролен дә үтәгән бүлмәдә музей ясалган. Нәрсә генә юк монда. Бистә халкының бөтен тарихын бирегә туплаган Илсөяр ханым. Ул борынгы эш кораллары, сөлгеләр, самовар, борынгы көзге, тагы бихисап көнкүреш әйберләре белән бергә кәнфит кәгазеннән кулдан ясалган вазалар, баш киемнәре, сандык күз явын алырлык.
Ике мәдәният учагында да үз эшләренең осталары хезмәт куя. Алар вакыт белән дә исәпләшми. Шулай булмаса, бер көн эчендә клуб тутырып тамашачы җыя алыр идеңме? Юк, әлбәттә!
Гомумән, бәйрәм көннәрендә барлык авыл мәдәният учаклары акциядә катнашкан авылдашларын хөрмәтләде. Барлык бүләкләү тантаналары бай, матур чәй өстәлләре артында узды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев