Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыл — мәдәни мирас сандыгы

Районда «Әйлән-бәйлән» фестивале матур узды.

Имәнлебашлылар “Әйлән-бәйлән” район фестивале кысаларында «Аю күлендә чалгы чыңы” күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

“Печән өсте күңелле мәшәкать, аны кем генә көтеп алмый икән?! Элек аңа ныклы әзерлек белән килгәннәр. Әти-агалар янавыч белән чалгы янаганнар, эш коралларын хәстәрләп куйганнар. Печән өстенә дип махсус сарык чалганнар, әни-апалар катык, әйрән әзерләп, аны кар базларына төшергәннәр. Печән өстенә дип ак, җиңел киемнәр әзерләгәннәр”, – ди сәхнәләштерелгән тамашаның асылын аңлатып мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗәнова.

Матур җәйге иртә, аланлыкта кошлар сайрый... Ир-егетләр иңгә-иң торып печән чаба, туктап әйрән суы эчә, хәл ала. Каерып-каерып печән чапкан агалар артыннан пакуслар гына ава. Хәтфәдәй яшеллеккә күмелгән аланлык пеләш булып кала. Көн кыздыра, кояш эсселегеннән печән пакуслары кибә, яулыкларын чөеп бәйләгән хатын-кызлар, бала-чагалар агач тырмалар белән печән әйләндерә. Аланлыкта күңелле мәшәкать, хезмәт гөрелтесе... Аның читендә учакта аш пешә, жиләк, тәмле үләннәр салынган чәй кайный. Иң күңеллесе – төшке аш. Печәнчеләр күмәкләшеп тезелешеп утырып казан ашы ашый, хуш исле үләнле чәй эчә. Кичкә алар аннан һәммәсе бергә печән күбәли. Икенче көнне кемдер ат, кемдер машина-трактор белән печән алып кайту хәселен күрә. Түбәләмә печән төялгән техникалар белән печән ташу – үзе бер манзара. Печәнчеләр артыннан Аю күле аланы ялап куйгандай ялтырап кала.

Имәнлебаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр әзерләгән тамашада болар барысы да ачык, матур итеп яктыртылды.

Мәдәният йорты хез-мәткәрләре фестивальдә катнашкан, гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашлары Илгизә Сафиуллина, Гүзәлия Вәлиева, Нурфия Яхина, Рәүфә Гәрәева, Мәликә Гомәрова, Гөлзирә Хөснетдинова, Сәрия Арсланова, Илгиз Әхмәтҗанов, Дамир Ситдыйков, Язилә Җаббарова, Илхан Гәрәев, Илюзә Кадыйроваларга рәхмәтле.

 Югары Пәнәче мәдәният йортында «Гармунлы кич» дип исемләнгән чара оештырылды.

Кичәдә татар халык җырлары да, ретро җырлар да яңгырады. Тамашачылар өчен җырлы биремнәр, уеннар да әзерләнгән иде.

– «Туган ягым гөлләр иле» җырын гөлләр тотып Роза апа Гобәйдуллина, «Челтәр элдем читәнгә» җырын челтәр тотып Хәмденур апа Вәлиәхмәтова белән Мәрзия апа, «Җаныем-бәгърем» җырын көрәкләр тотып Минзәлия Әхмәтҗанова белән Гөлшат Михайлова, «Эх, алмагачлары» җырын алмагач янына басып Роза апа, «Каз канаты» җырын каз канатлары тотып Зәйтүнә, Минзәлия, Гөлшат, Хәмденур, Назирә, Роза, Әлфия апалар, кулъяулык турында «Мәдинәм - гөлкәем» җырын Рәмзия апа Исмәгыйлева, көянтә чиләкләр белән «Фазыл чишмәсе»н Минзәлия Әхтәмҗанова һәм Гөлшат Михайлова, яулыклар турында «Тары җире, киндер җире» җырын Нурия апа Шакирова, Гөлфирә апа Гайнетдинова, Мәрзия, Зәйтүнә, Назирә, Роза апалар, утын өеме, чыбык-чабыклар күтәреп, «Кәтүк түти» җырын Әлфинур Шакирова кызыклы да, күңелләргә барып та җитәрлек итеп башкардылар. Гармунчы Нургали абый Әхмәтҗанов һәр җырны матур көйләре белән бизәде, – ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Гармунчы Нургали Әхмәтҗанов югарыпәнәчелеләр оештырган чарага югары бәя биреп, мондый бердәм, матур җырлаучы, дус коллективлар бик сирәк, районга баргач та, бу чара турында үрнәк итеп сөйләрмен, диде.

Нургали абый 41 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, хәзерге вакытта район мәдәният йортында гармунчы булып эшли, Мәскәү, Казан гармунчылар конкурсында катнашып, күп дипломнар белән бүләкләнгән ул.

– Кичәгә тәмле ризыклар пешереп алып килгән иде җырчы апаларыбыз. Табын артында истәлекләр, хатирәләр барланды. Гармун моңы кич буе озата барды безне. Нәфис сүз остасы Гөлшат апа Михайлованың матур шигыре кичәбезне тагын да мәгънәлерәк итте. “Өчле”, “алтылы”, “сигезле” биюләрен биеп, яшьлекләрен искә алдылар кичәдә катнашучылар, – ди Илһамия Рәисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев