Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әлмәттә «сандугачлар сайрады»

Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә республиканың нефть төбәге районнарыннан җыелган талантлы балалар традицион «Сандугач сайрар илем» фестивалендә көч сынашты.

Билгеле булганча, «Татнефть»нең    «Рухият» программасы Татарстанның мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате үсешенә ярдәм итү, сәләтле балаларны ачыклау, сәләтле яшьләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтү, моннан тыш, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бәйгеләр уздыру, шуларның нәтиҗәләре буенча премияләр тапшыру кебек юнәлешләр буенча эшчәнлеген ел дәвамында алып бара. Нефть төбәге һәм, гомумән, республиканың мәдәни брендына әйләнгән «Сандугач сайрар илем» фестивале исә "Татнефть«нең күпсанлы проектлары арасыннан дәрте, рухы, яктылыгы белән аерылып торадыр, мөгаен.

Безнең Зәй районы талантлы балалары да анда ел саен югары үрләр яулыйлар, быел да фестивальдән уңышлар белән кайттылар.

Биредә Татарстанның атказанган хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә өч вокаль-хореография ансамбле: «Мирас», «Азаль», «Наследие» катнашып,  югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. «Мирас» ансамбле үз номинациясендә — I, «Азаль» һәм «Наследие» ансамбльләре — II урын яуладылар. Ә шәһәр музыка мәктәбенең «Лель» инструменталь ансамбле — II урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев