Аксарда өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерделәр
1 октябрь — Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Аксар мәдәният йортында «Сезнең өчен йөрәк җылыбыз» дип исемләнгән кичә узды.
Кичә өлкәннәребезне күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. Өлкәннәребезнең яшьлекләрендә су ташыган көянтә-чиләкләреннән, чиккән мендәр- сөлгеләре, тәрәзә төпләрендә үстергән матур гөлләреннән, Минсирин апа Ризванова үргән кәрзиннәрдән әзерләнгән иде күргәзмәләр.
Өлкән затларыбызның өйләренә йөреп, яшьлек альбомнарыннан фотоларын сайлап, «Сурәтләрдә яшьлегем эзләре» дип исемләнгән стенд төзелде. Концерт программабыз чәй өстәле артында авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов, район мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Гатина котлаулары белән дәвам итте. Авылдаш жырчыларыбыз Гүзәлия Бәдертдинова, Ринат Зиннәтов, Радик Әхмәтшиннарның җырлары өлкәннәребезгә бәйрәм бүләге булды. Укучыларыбыз аларны яшьлекләренә алып кайтты. 60-70нче еллар модасын күрсәтте кызлар.
Бәйрәмебезнең икенче өлешендә өлкәннәребезнең үзләренә сүз бирелде. Вәсимә апа Гайнетдинова, Гөлнур апа Әхмәтҗанова укыган шигырьләр күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Рәмзия апа Гыйззәтуллина бу кичәдә катнашкан hәр өлкәннең кыскача гына гомер юллары белән таныштырып утте. Арада иң өлкәннәре — Рәхилә әби белән Мөнирә апалар. Менә шулай күпне күргән, тол калып, киленнәр булып зур гомер юллары үткән, бүгенге көндә балалары-оныклары тәрбиясендә кадерле зат булып яшәүчеләр белән очраштык бүген.
Әсбия апага: «Озак яшәүнең, сәламәт булуның сере нәрсәдә?» дигән сорауга, -Эш яратыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез, жан тынычлыгы булсын",-дип жавап бирде ул. Дөрестән дә , без — яшь буын, алар яшенә җитеп, шулай матур булып кала алсак, аннан да зур бәхет булмас. Авылыбыз әби-бабалары бик матурлар, зиhенлеләр, араларында талантлылар бик куп. Өлкәннәрбез чыгышын йомгаклап, Назилә апа Гыйләҗиева яраткан җырын бүләк итте.
Баянчы егетләребез өлкәннәрне биетеп тә жибәрде. Сигезле биюе, уенлык жырларын искә төшерделәр алар. Табагач белән биюле уенны бик ошаттылар. Менә шулай бер тында узды бәйрәм. Өлкәннәребезгә саулык теләп, илләребез тизрәк тынычланып, мәдәният йортына кичәләргә чакырып озаттык без аларны.
Гүзәлия Миңнуллина, Аксар мәдәният йорты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев