Заводка багышланган хезмәт юлы
Сентябрьнең соңгы якшәмбесе машина төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.Быел ул 29 сентябрьгә туры килә.
Бу һөнәри бәйрәм безнең зәйлеләр өчен дә мөһим даталарның берсе. Чөнки ярты гасырдан артык тарихы булган машина тәгәрмәче дисклары җитештерү заводында ничә буын Зәй кешеләре хезмәт куйган һәм куя. Шундыйларның берсе, шәһәрдәшебез, 35 ел дәверендә шушы предприятиедә эшләүче Петр Владимирович Алешкин.
Бүгенге көндә тәгәрмәч дискларын комплектлаштыру цехында оператор булып эшләүче Петр Владимировичның завод белән бәйләнеше 1989 елдан башлана. Иң башта ул заводта тракторда эшли башлый, аннан транспорт бүлегендә машина йөртүче хезмәтен башкара. Армия хезмәтенә дә ул заводтан китеп заводка кайта. Ә инде 1999 елда тәгәрмәчләр әзерләү буенча эшкә — цехка күчә.
«Хәзерге вакытта без комплектлаштыру бүлеге бригадасында 10 кеше эшлибез. Бер-беребез белән ярдәмләшеп хезмәт кую коллективны дус-тату тота. Ике сменада эш көйләнгән, иртәнге сәгать 7дән кичке 4 туларга егерме минутка кадәр беренче сменада, ә аларны алыштыручылар төнге уникегә кадәр икенче сменада, линияләрдә әзерләнгән тәгәрмәчләрне комплектлап төрдереп, складларга озатып торабыз», — ди ул хезмәте турында яратып сөйләп.
Хезмәтне яратып, эшенә бирелгән Петр Алешкин гомумән, заводтан башка һөнәрне күз алдына китерә алмавын әйтте. Бөтен хезмәт дәверендә ул больничныйга да аягын сындыргач кына киткән. Эш урынында ул куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, игътибарлылыкка зур илтифат биреп эшли.
— Тәҗрибәле хезмәткәр коллективыбызда эш сөючәнлеге белән яшьләргә үрнәк. Ул озак еллар хезмәт куюы сәбәпле, минем үземә дә беренче эш башлангычларын күрсәткән кеше. Хәзерге вакытта бригадир вазифасын башкара, бик җаваплы карый. Эш ысулларына яңа технологияләр, яңа алымнар кертүгә дә игътибарлы, — ди аның турында мастер Игорь Иванов.
Петр Владимирович тормыш иптәше Резидә ханым белән ике ул үстергәннәр, хәзер бер оныклары бар. Алар җәйге чорда дачаларында буш вакытларын үткәрергә яраталар. Тавыклар, куяннар асрыйлар икән. Кыскасы, заводтагы хезмәтен ул әнә шулай үз хуҗалыгы мәшәкатьләре белән аралаштырып, көр күңел белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев