Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйнең ялга кайткан хәрбиләре: «Безне анда егетләр көтә!»

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды.

Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы Разиф Кәримов та аларга моның өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, үз авыл җирлекләре башлыклары, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Чара балаларның патриотик шигыреннән башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.

-Без сезгә киткәндә район икътисадын сакларбыз дип вәгъдә биргән идек. Бу, чыннан да, шулай. Сезнең белән күрешү безнең өчен һәрчак кыйммәт. Сез Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез, тылдагыларны да берләштереп, безгә үрнәк күрсәтәсез. Исән-имин зур җиңү белән әйләнеп кайтыгыз! — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Мондый очрашулар катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдыра.

-Без предприятиебездән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез белән аралашып торабыз. Алардан кергән заявкалар буенча эшлибез, кирәкле әйберләрне җибәреп торабыз. Сез безгә эш урынында кирәк, сезне үз арабызда көтәбез! — диделәр чыгышларында ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров белән «Техно» заводы җитәкчесе Андрей Мамонтов.

Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева егетләребезгә сез яшь буын өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерде.

-Авылда тормыш икенче төрлерәк. Һәр кеше бер-берсен яхшы белә, күбесе туганнар. Без авылыбыз белән хәрби егетләребез өчен борчылабыз, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Алар барысы да безнең улларыбыз! Һәр җомга намазы хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуы өчен дога укудан башлана, — диде Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә башлап йөрүчеләр Елена Хисаметдинова, Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов та катнашты. Алар хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә торып, аларга кирәкле булган әйберләрне җыюда зур көч куялар.

Ялга кайткан егетләр тылның ныклы булуын тоябыз, дип, рәхмәт әйттеләр.

«Отпускабызны гаиләләребез белән уздырдык. Әмма китәр көнебез җитте. Безне анда егетләр көтә!» — диде алар.

Очрашу ахырында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, гуманитар ярдәм җыюны оештыруда актив эшчәнлеге, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, армия хезмәтенең абруен күтәрүдә зур өлеш кертүе өчен «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков Татарстан Республикасы ветераннар берлеге иҗтимагый оешмасы, генерал-майор Александр Бородинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев