Зәйнең «Гвардия» отрядының ике эзтабары Россия Оборона министрлыгы мактау билгеләре белән бүләкләнде
Бүләкләү турында Указга Россия оборона министры Сергей Шойгу кул куйган.
Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров һәм эзтабар Владимир Яковлев Россия оборона министры боерыгы белән һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрнең исемнәрен һәм язмышларын билгеләүгә зур шәхси өлеш керткән өчен, шул ук вакытта югары әхлакый һәм эшлекле сыйфатлары өчен II дәрәҗә «Эзтабарлар хәрәкәтендә аерымлык өчен» билгесе белән белән бүләкләнделәр.
Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды үз эшчәнлеген 2012 елдан алып бара. Бу вакыт эчендә экспедицияләрдә катнашучылар тарафыннан шактый солдат табылып, аларның кайберләренең шәхесе ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев