Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйнең эшче яшьләре актив яшәү рәвеше алып бара

Кичә Зәйнең «Созвездие — Йолдызлык» балалар ял лагерында эшче яшьләр туристлык слеты үтте. Анда авыл җирлекләреннән, оешма, предприятиеләрдән 9 команда катнашты.

Алар асылмалы күпер аша ярның теге ягына чыгу, бүрәнә аша йөрү, таудан төшү, төен ясау, төрле спорт ярышларында сыналдылар. Ә иң көтеп алынганы мөгаен пешерү осталыгын сынау ярышы булгандыр. Командалар учак өстендә ризык әзерләделәр. Кыскасы «Туристлык слёты-2024» бик җанлы үтте.

Нәтиҗәдә хәрәкәтчән уеннарда оешма-предприятиеләр командалары арасында «Техно» заводы — беренче, ГРЭС — икенче, мәгариф идарәсе — өченче булды. Авыл җирлекләре арасында Якты Күл- беренче, Аксар — икенче. Учак өстендә ризык әзерләүдә шулай ук «Техно» хезмәткәрләренә тиңнәр булмады. ГРЭС — икенче, «Аккурайд Уилз Русссиа» Зәй заводы командасы өченче урынны алды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев