Зәйнең бер предприятиесе җитәкчесе махсус хәрби операция зонасында булып кайтты
Шушы көннәрдә “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янында булып кайтты.
Шул уңайдан без аның янына кергәндә хәрби операция зонасыннан туры эш урынына кайтып кына кергән җитәкче инде хезмәткәрләр белән су басуларга каршы чаралар күрү буенча киңәшмә уздыра иде.
Фидаил Рурикович махсус хәрби операция зонасына өч тапкыр барып кайткан. Бу очраклы түгел, аның улы - хәрби, хәрби операция башлануның беренче көннәреннән ул илебез азатлыгы өчен көрәштә. Аннан әлеге предприятиедән мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләр дә бар. Предприятие җитәкчелеге алар белән элемтәдә тора, даими егетләрнең үзләренә, гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр.
-Мин үз инициатавам белән СВО зонасына махсус хәрби операция ничек алып барылуын, безнең хәрбиләр нинди шартларда яшәвен үз күзләрем белән күрү максатыннан бардым. Алгы сызыкта булдым. Шартларны начар дип әйтмәс идем. Егетләрнең ашарларына бар, киемнәр белән проблема юк, гуманитар ярдәм килеп тора. Рухи яктан контент бик яхшы, егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә. Аларны профессионаллар дияр идем, югары хәрби әзерлектә, һәркайсы нинди эш белән шөгыльләнергә тиеш булуын яхшы белә. Алгы сызыкта Татарстан егетләре белән аралашырга туры килде. Алар үзләрен Ватанның лаеклы уллары, гаиләсен, якыннарын саклаучы-яклаучы дип саный. Җиңүгә омтылышлары көчле, нацизм белән көрәшнең мөһимлеген аңлыйлар. Андагы егетләрнең дуслыгына сокланырлык. Чын дуслык. Алар бер-берсе өчен җанын бирергә риза булып торалар, - ди Фидаил Рурикович.
–Шәһәрләр җимерекме? Җирле халык белән очраштыгызмы?
-Биредә тулы канлы тормыш белән яшиләр дияр идем. Кешеләр эшкә бара, кибетләр эшли. Алар безнең илебезгә кушылуга бик сөенәләр. Ничә еллар нацизм йогынтысы астында яшәүдән бик арыганнар. Бәрелешләр булган урыннарда төзекләндерү эшләре барганны күрергә була.
-Безнең хатын-кызларыбыз җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр, ир-егетләр мич-буржуйкалар ясыйлар. Егетләр дә аларга ихтыяҗ бармы?
-Маскировкалау челтәрләре - егетләр өчен иң кирәкле булган әйберләрнең берсе. Алар хәрби техниканы һәм хәрбиләргә яшеренер өчен эшләнә. Егетләребезнең гомерен саклап кала. Маскировкалау челтәрләренең кирәклеге Бөек Ватан сугышы елларында ук дәлилләнгән иде. Мичләрдән егетләр файдалана, үз күзләрем белән күрдем. Алар окопларда, блиндажларда тора. Тылдагыларның терәк булуы хәрбиләребез өчен мөһим.
Егетләр махсус операция зонасында безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклыйлар. Без барыбыз да аларның куелган бурычны үтәп, җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев