Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйнең батыр егетләренә «Батырлык өчен» медале һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыклары тапшырылды

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән сержант Сергей Скибинга «Батырлык өчен» медале, ефрейтор Радик Имамиев һәм кече сержант Дмитрий Антоновка «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын тапшыру тантанасы узды.

-Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән зәйлеләр берләште. Фронтка, госпитальләргә ярдәм итү буенча районда зур эш бара. 2024 ел районда Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Агымдагы елда да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә булышу, кайгырту — өстенлекле бурычларның берсе. Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар. 50дән артык егетебез дәүләт һәм хәрби бүләкләргә лаек булды, — диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында.

Разиф Галиевич район хәрби комиссары урынбасары Рафис Гыймазов белән бергә махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән сержант Сергей Скибинга «Батырлык өчен» медален, ефрейтор Радик Имамиев һәм кече сержант Дмитрий Антоновка «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын тапшырдылар.

Сергей Скибин өлешчә махсус хәрби операция кысаларында Ватан сагына баскан. Ул Зәйдән 30 сентябрьдәге төркем составында киткән. Сергей «Батырлык өчен» медаленә хәрби дустын коткарганы өчен лаек булган.

-Мин үземне ниндидер батырлык эшләгән кеше итеп тоймыйм. Мин бары тик үземнән торганны эшләдем, — диде тыйнак кына итеп Сергей.

Аларның блиндажына мина төшеп шартлый. Бу вакытта алар блиндажда өчәү була. Сергей үзе авыр яраланган хәлдә, иптәшен блиндаждан өскә чыгара. Аягы яраланса да, тиешле урынга барып җитә ала һәм егыла. Аннан аларны эвакуациялиләр. Аягына ике җирдән зыян килеп, дүрт снаряд кыйпылчыгы эләккән була аңа.

-Хәзер әлеге хәрби дустым белән аралашып яшибез, — диде Сергей.

Ул — запастагы өлкән сержант.

Сергей белән тантанага тормыш иптәше Ольга да килгән иде. Алар икесе дә ветеринария табиблары булып хезмәт куялар. Ольга шундый батыр, кыю ире белән горурлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев