Зәйлеләргә Рәхмәт хаты
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән район башлыгы Разиф Кәримов һәм зәйлеләргә Рәхмәт хаты килеп иреште.
Ул гуманитар ярдәм оештыруга өлеш кертү уңаеннан, Разиф Кәримовның шәхсән гуманитар йөк колоннасын озата баруына хөрмәт йөзеннән юлланган хат. Анда мондый юллар бар:
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге Луганский Халык Республикасында яшәүчеләргә даими төстә гуманитар ярдәм оештыруны дәвам итә. Бу ярдәм азат ителгән республика халкының яшәү шартларын яхшырту максатындагы акция кысаларында оештырыла.
2022 елның көзеннән алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан шефлыгында булган Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә 2357,58 тонна йөк озатылды. Бу озак саклана торган азык-төлек, хуҗалык товарлары, гигиена чаралары, дарулар, медицина җиһазлары, төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасы.
30 апрельдә 95 тоннага якын товар белән 6 йөк машинасында чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы җибәрелде. Ярдәм предприятие, оешмалар, депутатлар корпусы, партия активистлары һәм киң күңелле татарстанлылар көче белән җыелды.
Хөрмәтле Разиф Галиевич! «Бердәм Россия» партиясе Татарстан бүлеге Сезгә һәм Зәй районы халкына тирән рәхмәт белдерә. Ярдәмгә мохтаҗларга авыр минутларда булышлык итүгә алыну, сезнең актив гражданлык позициягез турында сөйли, башкаларның бәхетсезлеген үз йөрәгегез аша уздырып, изге гамәлгә тартылуыгыз киң күңеллелекне дәлилли.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телибез!
Хөрмәт белән «Бердәм Россия» партиясе Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев