Зәйлеләр Ринат Фәрдиевны искә алды
Бүген зәйлеләр традицион төстә элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиевны, үзе исемендәге ял паркында, аның истәлеген хәтерләткән түбәтәйле гармун һәйкәле янында хәтерләрендә яңарттылар. Исән булса аңа бүген 67 яшь тулган булыр иде.
Ринат Шәехович 1978 елдан бирле үзенең хезмәт юлын Зәй җире белән бәйләгән. Ул авыл хуҗалыгы тармагында да, сәнәгать өлкәсендә дә эре хуҗалыкларны җитәкләп, район башлыгы постына олы тәҗрибә туплап килгән. 2005 елдан 2008 елга кадәр район белән җитәкчелек иткән. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе.
Бөек шәхесне зәйлеләр күңел түрләрендә саклый. Аның исемендәге ял паркы елдан-ел матурланып зәйлеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Татар гимназиясе Ринат Фәрдиев исемендә шәһәр уртасында горур басып тора, быел ул тагын да заманча төс алачак һәм анда шәхес истәлегенә махсус музей почмагы да булдырылачак. Аның исемендәге көрәш турниры хәзер Бөтенроссия статусын алды, ә районыбызның иң яхшы уку алдынгылары Ринат Фәрдиев исемендәге премияләр белән бүләкләнә.
Аның туган көне көннне һәйкәл янына җыелучылар да иң күркәм истәлекләрен яңартып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан Ринат Фәрдиевның эшчәнлеген чагылдырган фотокүргәзмә дә оештырылган иде.
Александр Исаков фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев