Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйлеләр якташ язучыны искә алды

Бүген Зәйдә татар әдәбиятында билгеле урын тоткан Сөббух Рәфыйковны искә алып, аның каберенә зират кылдылар.

Традиция буенча һәр елны язучының туган көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре, журналистлар, язучының туганнары аны әнә шулай искә ала. Бүген дә әлеге чара кысаларында Зәй имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин аның рухына дога кылды, матур хатирәләр яңартылды, каберенә чәчәкләр салынды. Быел Сөббух Рәфыйковның тууына 15 июльдә 110 ел тула.

— Сөббух Рәфыйков Зәй җиренә 14 ел гомерен багышлаган кеше. Аның иң матур әсәрләре нәкъ менә биредә туган. Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә «Беренче яз» (1958) романы белән таныла. Аның «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» исемле романнары да укучылар тарафыннан яхшы кабул ителә. Бу әсәрләр Зәйдә вакытта язылган. «Тын елга буенда» исемле романы исә Зәй энегетикләрына, ГРЭС төзелешенә багышланган. Шуңа да без- зәйлеләр язучыны аеруча якын итәбез. Аның исеме белән безнең үзәк китапханә аталды, иҗат кешеләренә бирелә торган махсус премиябез дә Сөббух Рәфыйков исемен йөртә. Китапханәбездә аның китаплары кадерләп саклана. Без аның иҗатын яшь буынга җиткерәбез. Ул мәңге күңелләребездә, — диде үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.

Сөббух Рәфыйковның туган авылы хәзерге Сарман районы Нөркәй авылы. Сөббух Рәфыйков журналистлык эшчәнлеге белән 1931 елдан шөгыльләнә башлый. Сарман районы, республика газеталарында эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлеген тәмамлый. Билгеле булганча, язучы репрессия корбаны. Сөббух Рәфыйков 1938 елның 12 маенда корткыч дип, 10 елга ирегеннән һәм тагын 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителә. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар Социалистик Татарстан газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе, аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев